Количество результатов: 879000 (796381), поиск занял 0.001 сек.

Результаты поиска

  1. Алла боерса, әни янына да кайтып килергә булыр.
  2. Машина нәкъ вагон алдына килеп туктады.
  3. Аның карашы авыл ягына, анда кызыксындырырлык әйбер күренмәгәч, каршы яктагы урманга төбәлде.
  4. Урман авызына бер мизгел карап торгач, борылып вагон янына килде.
  5. шәрип, аларны бераз читкәрәк этеп, урын җайлады да, төргәкне куеп, чалбарына кунган тузанны каккалагач, машина янына китте.
  6. Фаяз, «девятка» тавышын ишетүгә, агач башына менеп боларны күзәтә иде.
  7. Яңа килгән машина алга-артка бер-ике тапкыр чикте дә, борылып Казан ягына чапты.
  8. Машина китеп күздән югалгач, Фаяз, агач башыннан төшеп, юл кырыена чабып чыкты.
  9. Бар көченә чабып юл өстенә менгәч, тиз генә иелеп теге төргәкне сөйрәп чыгарды да, ялт итеп куенына тыкты.
  10. Як-ягына карап алды да, кире урманга чапты.